Тимер юл транспорты ветераннарына “Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре“ исеме бирелде

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
“Горький тимер юлы” башлыгы Анатолий Лесун тимер юл транспорты ветераннары – сугышта катнашучылар һәм тылда хезмәт итүчеләрне “Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре“ исеме белән бүләкләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында 19 кеше булды, шул исәптә ГТЮның Казан төбәгеннән 2 ветеран: Александр Курнавенков һәм Иван Бодров. Ике ветеран да тылда хезмәт иткәннәр һәм сугыштан соң үз гомерләрен тимер юлга багышлаганнар.

Чара видеоэлемтә форматында узды. Казан төбәгендә бүләкләрне “Россия тимер юллары” ААҖнең Казан төбәге буенча филиалы – Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов тапшырды.

Бүләкләү 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International