Бөгелмә районында “Базаровка-Татар Димескәе” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябык

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бөгелмә муниципаль районында 19 нчы чакрымда “Базаровка-Татар Димескәе” автомобиль юлы 1 июльгә кадәр ябык булачак. Монда Сула авылы янындагы Сулы елгасы аша үтүче күперне ремонтлау эшләре бара.

Әйләнеп узу өчен якынрак урнашкан “Казан-Оренбург” һәм “Бөгелмә-Татар Димескәе” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен куеп әлеге автомобиль юлын әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International