8-11 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 161 очрагы ачыкланган

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 8-11 майда 128 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 161 очрагы, 248 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1497 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Майның 11 көне эчендә республикада 123 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 156 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International