Татарстанда 11 майда төбәк әһәмиятендәге 6847 кв.м юл төзекләндерелгән

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында чокырларны ямау буенча эшләр дәвам итә. Республикада үткән тәүлектә 851 тонна асфальт-бетон катнашмасын кулланып 6847,07 кв.м. мәйдан юл ремонтланган.


Чокырларны ямау буенча лидерлар арасында түбәндәге районнар: Чүпрәле (655 кв.м), Буа (439 кв.м), Аксубай (388 кв.м), Түбән Кама (365), Тукай (266 кв.м), Арча (261 кв.м), Әтнә (260), Биектау (259,3 кв.м), Кама Тамагы (256,4 кв.м), Чирмешән (254 кв.м), Әлки (230,7 кв.м), Сарман (207,8 кв.м).

Татарстанда чокырларны ямау сезоны башланганнан бирле 33 497 тонна асфальт-бетон кулланып төбәк әһәмиятендәге 168 728,5 кв.м юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International