Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 293 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,87 метр тәшкил итә (оптималь биеклек дип 54,54 метр санала), Чулманда су 54,08 метр (65,9 метр) биеклеккә күтәрелгән.

Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 12 халыкара рейслар. 2498 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2375 кеше килгән.

12 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура +16 - +21 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International