Майдан алып Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, һәм озата йөрүчеләр өчен ерак араларга хәрәкәт итүче поезларга 5 447 бушлай билет рәсмиләштерелгән. Льготалы билетларны пассажирлар күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Сочи, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләренә алганнар.
Бушлай йөрү өчен билетларны купелы вагоннарга һәм барлык категориядәге поездларга - шәһәр яны, фирма, пассажир поездларындагы урыннарга рәсмиләштерергә була. Транзит аша чит ил дәүләтләре буйлап хәрәкәт итүче поездларга да бушлай йөрү билетларын рәсмиләштерергә мөмкин. Пассажирлар күрсәтелгән вакыт аралыгында бушлай йөрү мөмкинлегеннән чикләнмәгән күләмдә файдалана алалар.
Искәртеп үтәбез, 2015 елның 3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, һәм озата йөрүчеләр өчен барлык төр транспортта (таксидан тыш) бушлай йөрү хокукы бирелә.