Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 294 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 31 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 249 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,88 метр тәшкил итә (оптималь биеклек дип 54,54 метр санала), Чулманда су 53,20 метр (65,9 метр) биеклеккә күтәрелгән.

Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 13 халыкара рейслар. 1819 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2086 кеше килгән.

7 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак, җил төньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с тизлектә, урыны белән 15-18 м/с кадәр җитә. Температура көндез +9 - +14 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International