“Көньяк” автовокзалы яңа автобуслар хәрәкәте расписаниесен кертте

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
“Көньяк” автовокзалыннан бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырылды - Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, Болгар һәм башка юнәлешләрдә. Аерым алганда, өстәмә рейслар Түбән Кама (10:35 һәм 18:15 китә), Чистай (12:50, 13:50, 14:50,16:00,17:00,18:30 китә) һәм Базарлы Матак (8:20, 11:30 һәм 14:20 китә) юнәлешләрендә ачылды.

Шулай ук “Көньяк” автовокзалы 6 нчы майдан яңа автобуслар хәрәкәте расписаниесен кертте.

Өстәмә рейслар турында мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International