Казанда 27 апрельдән алып бер айга Бертуган Касыймовлар урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 25 апреле, шимбә

 

          Казанда 27 апрельдән алып 25 майга кадәр Бертуган Касыймовлар урамында Җиңү проспектының 45а йортыннан алып Бертуган Касыймовлар урамының 62 йортына кадәр участокта транспорт хәрәкәте өчен юл ябыла. Урам Җиңү проспектыннан Рихард Зорге урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә этаплап ябылачак.


          Монда җылыүткәргечне төзекләндерү буенча эшләр башкару өчен техника урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International