Министрлык хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар

2015 елның 25 апреле, шимбә
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында гомумшәһәр шимбә өмәсе оештырылды.
 
Министрлык хезмәткәрләре өмәдә бина тирәсен җыештырдылар, кабинетларны тәртипкә китерделәр, тәрәзәләр юдылар. Җыештыруда ата-аналары белән бергә балалар да актив катнашты.
 
Өмәдән соң барлык катнашучыларны да, гадәткә кергәнчә, шашлык, тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International