Казанда 20 апрельдән алып 15 майга кадәр Сибгат Хәким урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

          20 апрельдән алып 15 майга кадәр Сибгат Хәким урамының транспорт йөри торган өлеше, җәяүлеләр юлы, яшеллек зонасы 62 нче йорты янындагы (Спортның су төрләре сарае) – транспортның Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр һәм Чистай урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр хәрәкәт итү юнәлешләрендәге өлеше ябыла.

          Монда транспортның туктап тору урыннарын һәм борылышны төзү өчен койма кору буенча эшләр алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International