Республиканың автомобиль юлларында чокырлар ямау буенча эшләр бара

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
 
Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юлларында чокырларны ямау буенча эшләр дәвам итә.  Әлегә яз үзенең алмашынучан һава шартлары белән эре масштаблы ремонт эшләре башкаруга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә әлеге чорда транспорт күп йөрүче участокларда чокырларны ямау һәм юлларда башлангыч стадиядәге дефектларны бетерү буенча эшләр алып барыла. Көннәр рәтләнеп тотрыклы уңай температура башлану белән юл оешмалары кайнар асфальт-бетон катнашмасын куллана башладылар.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык районнарында чокырларны ямау буенча эшләр алып барыла – 39137 кв.м. мәйданда ремонт эшләре башкарылган инде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International