13-14 апрельдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 146 очрагы ачыкланган

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 13-14 апрельдә 46 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 146 очрагы, 79 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 726 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Апрельның 15 көне эчендә республикада 134 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 148 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International