Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 299 автобус чыккан.

Казан аэропортыннан 44 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 8 халыкара рейслар. 1424 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1409 кеше килгән.

13 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: +8 +13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International