Республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 388 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 25 көне эчендә республикада 248 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 275 кеше төрле тән җәрәхәте алган.