24 мартта республика юлларында 305 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

          Республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

          Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 305 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


          Мартның 24 көне эчендә республикада 238 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 265 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International