Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 328 автобус чыккан.

Республика юлларында 148 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 67.

Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 12 халыкара рейслар. 1789 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1858 кеше килгән.

25 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура 0 +1 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International