Республиканың автомобиль юлларында чокырлар ямау буенча эшләр башланды

2015 елның 20 марты, җомга
          Тәүлекнең көндезге вакытында уңай температура булу һәм автомобиль юлларында кар катламының бетүе Татарстанда чокырларны ямау буенча эш башларга старт бирделәр. Бу эшләрнең төп максаты – файдалануда булган юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
          Тотрыклы җылылар башланганчы ремонт эшләре эретелгән һәм салкын асфальт-бетон кулланып башкарылачак. Җылылык килү белән юлчылар кайнар асфальт-бетон куллана башлаячаклар, нәтиҗәдә чокырлар ямауның күләме кискен артачак.
          Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге 486 мең кв.м. автомобиль юлларында чокырларны ямау кирәклеге билгеле. Ремонт 9 мең кв.м. мәйданда башкарылган. Федераль әһәмияттәге юлларда 1,5 мең кв.м. мәйданда чокырлар ямалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International