Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 282 автобус чыккан.
 
Республика юлларында 213 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 110.
 
Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. 1618 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1670 кеше килгән.
 
26 нчы февральдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, урыны белән томан, җил көньяктан исә. Температура -3 +2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International