Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан.
 
Республика юлларында 311 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 208.
 
Казан аэропортыннан 52 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 9 халыкара рейслар. 1425 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1581 кеше килгән.
 
12 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +1 -4 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International