Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 229 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 53 тапкыр тизлек режимы бозылган һәм маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 514 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 409.
 
Казан аэропортыннан 41 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 6 халыкара рейслар. 1457 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1390 кеше килгән.
 
30 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, иртән урыны белән кар явачак, көндез явым-төшемсез, көньяктан талгын җил. Температура көндез -10 -15 гр. Юлларда бозлавык.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International