Түбән Кама йөк шиналары заводы сыйфат өчен диплом белән бүләкләнде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
          “Түбән Кама йөк шиналары заводы” ҖЧҖ Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алу өчен “Сыйфат өчен” 10 нчы республика конкурсы дипломанты булды.
         
          “Түбән Кама йөк шиналары заводы" ҖЧҖ шиннар продукциясен җитештерү буенча Россиядә, һәм шулай ук БДБ илләрендә дә иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора.
 
           Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен предприятиеләр һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү һәм продукция сыйфаты өлкәсендә нәтиҗәләргә ирешүләре өчен конкурс нигезендә бирелә. Заводның әлеге конкурста катнашуы предприятиенең чираттагы тапкыр шиннар сыйфатын тәэмин итү өлкәсендә эш дәрәҗәсе югары булуын раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International