Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 234 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган һәм маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 234 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 131.
 
Казан аэропортыннан 40 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 1489 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1549 кеше килгән.
 
23 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда томан, җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура -16 -21 гр. Юлларда бозлавык.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International