Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 227 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 80 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 166 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 408 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 305.
 
Казан аэропортыннан 45 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 8 халыкара рейслар. 1139 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1278 кеше килгән.
 
22 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -10 -15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International