Ульяновскида “Татнефть” бренды астында яңа ягулык салу станциясе ачылды

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
          Ульяновскида “Татнефть” бренды астында 503 нче номерлы яңа автоматик ягулык салу станциясе (АЗС) ачылды. Ул Пушкарев урамының 25 йортында урнашкан һәм регионда бердәнбер автоматик ягулык салу станциясе булып тора.
          Яңа АЗС машина йөртүчеләр өчен бик уңайлы. Ул шәһәр кырыенда урнашкан, чиратлар да юк, яңа заманча колонкалар һәм түләү өчен терминаллар белән җиһазландырылган. Бигрәк тә яхшы сыйфатлы ягулык өчен түбән бәяләр шатландыра.
          Ягулык өчен акчалата, банк һәм ягулык карталары аша түләргә мөмкин. “Татнефть” дисконт картасын файдаланып түләгәндә ташлама алу мөмкинлеге дә саклана.  
Ульяновскидагы АЗС “Татнефть» челтәренең ундүртенче автоматик ягулык салу станциясе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International