2014 елда республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 3630 рөхсәт бирелгән

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанда 2011 елның декабреннән такси турында закон гамәлгә кертелә башлады. Барлыгы 17 174 рөхсәт бирелгән, шул исәптә 2014 елда – 3630.
 Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, йөртүченең фотосүрәтле визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, рөхсәт язуы бирү (яңадан теркәү) бәясе 400 сум, дубликат 200 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була. Гаризаны карау статусы “Гаризаларга җавап” бүлегендә гариза бирүченең Шәхси кабинетында күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International