12-13 гыйнварда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы ачыкланган

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
12-13 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы, 105 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1042 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 13 көне эчендә республикада 125 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 188 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International