Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 175 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 55 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 123 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 674 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 41 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 11 халыкара рейслар. 1382 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1377 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 6 рейс башкарган.
 
14 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез +1 -4 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International