Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 168 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган. Маршруттан тайпылуның 59 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 117 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 771 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 570.

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 2032 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2282 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 10 рейс башкарган.

13 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -1 -6 гр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International