Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 228 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 46 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 307 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә федераль әһәмияткә ия булган юлларда – 103, төбәк юлларында - 204.
 
Казан аэропортыннан 39 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 12 халыкара рейслар. 1583 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1382 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 12 рейс башкарган.
 
7 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -20 -25 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International