Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 2 гыйнвары, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаганнар. Маршруттан тайпылуның 22 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 36 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 411 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 16 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 7 халыкара рейслар. 721 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 240 кеше килгән.
 
2 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -3 -8 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International