Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 249 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаганнар. Маршруттан тайпылуның 28 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 113 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 443 берәмлек юл техникасы эшләгән.
 
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 21 халыкара рейслар. 3047 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2811 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 53 рейс башкарган, аларның 4-се тоткарлану белән.  
 
31 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -13 -18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International