29 декабрьдә республика юлларында 35 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 23 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 35 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 38 очрагы, 110 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 485 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 29 көне эчендә республикада 429 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 43 кеше һәлак булган һәм 527 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International