Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 269 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 5 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 59 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 128 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 440 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 12 халыкара рейслар. 1858 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2219 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 66 рейс башкарган, аларның 3-се тоткарлану белән.

30 нчы декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, күп районнарда кар явачак, урыны белән буран, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчәчәк. Температура көндез -10 -15 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International