ТР Чүпрәле муниципаль районының Алешкин Саплык авылындагы Казан - Ульяновск - Иске Чүпрәле автомобиль юлында яктырту җайланмаларын урнаштыру төгәлләнде.
1,6 километр озынлыктагы участокта 37 ясалма яктырту баганалары урнаштырылды. Аларга 37 светодиод яктырткыч монтажланды.
Эшнең проектчысы – “СпецДорПроект” ҖЧҖ, генераль подрядчы – “Татнефтедор” ҖЧҖ, субподрядчы – “Төзелеш” төзелеш оешмасы” ҖЧҖ.