Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 206 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 3 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 28 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 70 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 439 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 16 халыкара рейслар. 1860 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2460 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 40 рейс башкарган, аларның 5-се тоткарлану белән.

29 нчы декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчәчәк. Температура -5 -10 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International