Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 27 декабре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 240 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 5 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 32 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 81 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 405 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 2045 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2503 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 63 рейс башкарган.

27 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -10 -15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International