24-25 декабрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы ачыкланган

2014 елның 26 декабре, җомга
24-25 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 56 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы, 146 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 974 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 25 көне эчендә республикада 375 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 37 кеше һәлак булган һәм 453 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International