Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 декабре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 231 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаганнар. Маршруттан тайпылуның 40 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 69 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 398 берәмлек юл техникасы эшләгән.

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 9 халыкара рейслар. 1448 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1601 кеше килгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган.

26 нчы декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кар явачак, урыны белән буран, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -7 -12 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International