Тукай районында М-7 “Идел” – Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселыгы автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында М-7 “Идел” – Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды.
Юлны төзекләндерү 2013 елда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында башланды. Ул IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Юлның яңа участогы 5,414 км тәшкил итә.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 347 сигнал баганалары, 57 юл билгесе, металлдан 900 м барьер коймалар куелды, 1243 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде. Шулай ук 7 төшү юлы төзелде, шул исәптә Сарайлы торак пунктына.
Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор”, проект төзүчесе - “Татдорпроект” ААҖ.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International