Татарстан аэропортларында Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртүне үстерү программасы кысаларында 2014 елның 9 ае эчендә 22 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Татарстанда Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртүне үстерү программасынтормышка ашыру дәвам итә. Проект 2013 елның 1 апрелендә старт алды. Аның төп максаты - Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәк эчендә пассажирлар йөртү мөмкинлеге булдыру.
2014 елда “АК БАРС АЭРО” һәм “Международный аэропорт “Оренбург” авиакомпанияләре “Казан” һәм “Бегишево” аэропортларыннан 8 юнәлештә рейслар башкаралар: Киров, Ырынбур, Пенза, Пермь, Самара, Саранск, Түбән Новгород һәм Саратов. 9 ай эчендә Татарстан Республикасы аэропортларыннан 1551 рейс башкарылган, 22135 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International