Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында министр урынбасары Артем Чукинның Ространснадзор каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, «Грузавтотранс» Милли Ассоциациясе президенты Владимир Матягин белән эшлекле очрашуы булды.
Чарада шулай ук Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар автомобиль юлларын саклау һәм йөк ташучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Йөк ташу кагыйдәләрен үтәүгә һәм базарда катнашучыларның норматив таләпләрен тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
Вәкилләр шулай ук үлчәү контроле постлары эшен җайга сала торган норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр белән алмашты.