8 июльдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 6301 номерлы Казан - Свияжск һәм 6306 номерлы Свияжск-Казан шәһәрара поезд маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Тюрлема станциясенә кадәр барачак. Шул ук вакытта 6306 номерлы поезд маршрутының расписаниесе үзгәртелде.
6307 нче номерлы Казан - Свияжск шәһәрара поезды маршруты көн саен Албаба станциясенә кадәр озайтыла.
Шул рәвешле 6001 нче номерлы Казан - Свияжск шәһәрара поезды, 6476 нчы номерлы Свияжск – Арча поезды көн саен хәрәкәт итәчәк.
Шулай ук 8 июльдән 6324 нче номерлы Паратск - Казан һәм 6309 нчы номерлы Казан - Свияжск якын шәһәрара поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Шәһәрара поездларның расписаниесындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында, "Содружество" ППК компаниясе сайтында табарга мөмкин https://sodruzhestvoppk.ru