«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Столбище - Атабай автомобиль юлы ремонтланды, Сүз Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районындагы 3,8 км - 4,9 км участогы турында бара. Автомобиль юлы IV техник категориягә туры килә, участокның озынлыгы 1,1 км тәшкил итә.
"Татавтодор" АҖ шәһәр филиалы оешмасы тарафыннан объектта асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нт асфальт-бетон катнашмасы ярдәмендә тигезләү катламын, 7 700 кв.м мәйданда 4 см калынлыкта асфальт катлам салу, фрезерлаудан соң асфальтны махсус ныгыту эшләре башкарылды.
Объектта ремонт ясау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 22 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Исегезгә төшерәбез, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2023 елда гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттә булган автомобиль юлларында 283,6 чакрымнан артык озынлыкта ремонт эшләрен башкару һәм 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.