Горький магистралендә пассажирлар ташу гыйнвар-июнь айларында 10,5% ка артты

2023 елның 4 июле, сишәмбе

2023 елның 6 аенда Горький тимер юлы вокзалларыннан һәм станцияләреннән якынча 17,9 млн пассажир җибәрелгән (бу 2022 елның шул ук чорына карата +10,5%), шуларның 4 миллионы еракка йөрүче поезд пассажирлары (+16,8%), якын шәһәрара поездларда  - 13,9 млн пассажир (+8,9%) узган.

Пассажирлар әйләнеше 2023 елның гыйнвар-июнь айларында 4,5 млрд пасс-км (+13,8%) тәшкил иткән, шул исәптән ерак араларга йөрүче поездларда - 3,9 млрд пасс-км (+13,6%), якын шәһәрара поездларда - 624 млн пасс-км (+15,2%) теркәлгән.

2023 елның июнендә Горький тимер юлы поездларында 3,6 миллионнан артык пассажир җибәрелгән (2022 елның июненә карата +6,4%), шул исәптән 847,5 мең – ерак араларга хәрәкәт итүче поездларда (+12,6%) пассажир һәм  якын шәһәрара поездларында якынча 2,8 млн (+4,7%) пассажир узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International