8 июльдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максаты белән 6323нче номерлы Казан - Паратск шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк.
Казан станциясеннән поезд 15.56 сәгатьтә (45 минутка соңрак) китәчәк. Паратск станциясенә 17.00 сәгатьтә (37 минутка соңрак) киләчәк.
Шулай ук 8 июльдән 6480нче номерлы Паратск - Бирюли шәһәрара поезды Паратск станциясеннән 17.16 сәгатьтә (21 минутка соңрак) китәчәк һәм Бирюли станциясенә 19.06 сәгатьтә (21 минутка соңрак) киләчәк.
Шәһәрара поездларның йөрү графигы турында тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" ППК компаниясе сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru сайтында танышырга була.