Диңгез һәм елга флотының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!
Елга транспорты республика икътисадының бер өлеше һәм транспорт комплексының аерылгысыз мөһим юнәлеше булып тора һәм бу дистә еллар дәвамында елга флоты буыннарының куйган зур хезмәте. Әйтергә кирәк, Татарстан флотының горурлыгы шунда ки- куелган бурычларны сыйфатлы үтәргә сәләтле булган югары квалификацияле белгечләре булу. Безнең елга флоты хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы һәм фидакарь хезмәте алга таба да су транспорты өлкәсе эшен камилләштерергә, аның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Тармак ветераннарына бүген аерым рәхмәт белдерәсе килә. Сезнең җилкәгездә зур тәҗрибә – эшен сыйфатлы һәм фидакарьлек белән башкарып, намуслы хезмәт юлы узган өлкән буын.
Бүгенге бәйрәм көнендә батырлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры һәм алдыгызда торган бурычларның мөһимлеген аңлавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм яңа казанышлар телим!
Татарстан Республикасы транспорт
һәм юл хуҗалыгы министры
Ф.М. Хәнифов