Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Иминлек Советының транспорт куркынычсызлыгы буенча ведомствоара комиссиясенең һәм Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең регионда транспорт инфраструктурасы объектларын террорчылыкка каршы һәм диверсион яклауның координация Советының уртак утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Алексей Бобков, Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөбәрәкшин, шулай ук транспорт тармагы предприятиеләре һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Татарстан территориясендә урнашкан транспорт комплексы объектларында иминлекне тәэмин итү, аларның террорчылыкка каршы иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук транспорт инфраструктурасы объектлары вәкилләре Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 756 номерлы Указы (база әзерлеге дәрәҗәсе) кертелүгә бәйле рәвештә күрелә торган өстәмә иминлек чаралары турында да хисап тоттылар.