Казан белән Ульяновск арасында шәһәрара поездлар йөри башлаячак

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү һәм Россия Федерациясе субъектларының транспорт белән файдалана алуын яхшырту өчен «РЖД» холдингы поездларның йөрү географиясен киңәйтә.

Әйтик, 30 июньнән Казан белән Ульяновск арасында 6751/6753 нче номерлы регионара шәһәрара поезды йөри башлаячак. Ул җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 14:03 сәгатьтә китәчәк һәм Ульяновскига 19:10 сәг. киләчәк.

Казанга № 6752/6754 номерлы поезд шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Ульяновск станциясеннән ул 06:30 сәг. китәчәк, Казан станциясенә 11:45 сәг. киләчәк.

Юл биш сәгать тәшкил итә. Расписание Мәскәү вакыты буенча күрсәтелгән.

Юлда тукталышлар Яшел Үзән, Свияжск, Албаба, Утяшино, Кубня, Шушермә, Коланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдураз, 95 км, Лащи, Буа, Боерган, Борындык, Елхово, Цильна, Лаеш, Ульяновск-3 станцияларында туктый.

Билетларны «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәрара тимер юл кассаларында сатып алырга була. Казан - Ульяновск - Казан поездларын җибәрү белән Казан – Борындык-Казан шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк. 

30 июньнән 6749 номерлы Казан - Борындык поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла. 1 июльдән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән 6750 номерлы Борындык - Казан поезды чыгарыла. Калган көннәрдә әлеге поездлар гамәлдәге график нигезендә хәрәкәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International