Татарстанда милли юл проекты буенча «Чистай - Аксубай - Норлат» автомобиль юлында төзекләндерү эшләре башкарыла

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге «Чистай - Аксубай - Норлат» автомобиль юлы ремонтлана, бу Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районындагы км 41,6 - км 46,0 юл аралыгы. Юл III-техник категориягә туры килә, участокның озынлыгы 4,4 км тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 23 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Объектта кара вак таш һәм А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигез катлам түшәү, 33917 кв.м мәйданда ЩМА-8 өслек катламының югары катламын салу, юл кырыйларын вак таш белән ныгыту, тамгалар ясау эшләре каралган.

Бүгенге көндә «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы көче белән асфальт-бетон катламнарын тигезләү эшләре төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International